Telegram өчен NamazTimeBot

Әлеге хезмәт намаз вакытларын автомат рәвештә шәхси хат итеп җибәреп тору өчен булдырылды. Хәзерге вакытта Казан өчен генә актуаль вакытлар җибәрелә, ләкин якын арада барлык Татарстан өчен дә булдырылачак.

Намаз вакытларын алып тору өчен махсус кушымта урнаштырып, смартфондагы урынны киметәсе юк, бары тик үзара язышу өчен кулланыла торган, күпчелек кеше болай да урнаштыра торган Telegram кушымтасы булу да җитә:

Play Market: https://play.google.com/store/apps/details?id=org.telegram.messenger&hl=ru
AppStore: https://itunes.apple.com/ru/app/telegram-messenger/id686449807
Microsoft Store: https://www.microsoft.com/ru-ru/store/apps/telegram-messenger/9wzdncrdzhs0

Әгәр Telegram урнаштырылган булса, https://telegram.me/NamazTimeBot битенә кереп, SEND MESSAGE төймәсенә басыгыз. Җавап буларак кушымта ачылыр, анда START дип басарга кирәк.

Ни өчен Telegram? Чөнки ул бүгенге көндә иң куркынычсыз һәм уңайлы хат язышу кушымтасы булып тора. Һәм дә кулланучы өчен ул тулысынча бушлай. Кешеләр үзара язышу өчен куллана торган әлеге кушымта төрле өстәмә хезмәтләрдән дә файдаланырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, биредә Яндекс.Карты сайтына кермичә дә үз шәһәреңдәге бөкеләрнең ничә балл икәнен белеп була, төрле сүзләр һәм җөмләләрне бер телдән икенчесенә тәрҗемә итеп була һ.б. Шунысы куандыра: әлеге мөмкинлекләрдән файдалану өчен мобиль җайланмага өстәмә кушымталар урнаштырып, хәтердәге урынны киметәсе юк! Намаз вакытларын җибәреп тору да шушы ук принципка нигезләнгән.

Хәзерге вакытта намаз вакытларын җибәрү көнгә бер тапкыр башкарыла, алдагы көннең вакытлары кичке 7 сәгатьтә җибәрелә. Ләкин теләгән вакытта кушымтада әлеге хезмәтнең битеннән алдагы көннәргә вакытларны соратып алырга мөмкин.

https://telegram.me/NamazTimeBot